ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Фердинанд Сәлахов: Илһам Шакиров репертуарындагы җырлар шул килеш сакланып калсын иде

0

Классик җыр икән, аңа тимәскә кирәк, дип уйлыйм. Әйе, бу – консерватив фикер. Классика ул – Тәүрат, Коръән, Талмуд. Ягъни закон. Ә мин законны болай күрәм, дип эшләп булмый бит. Язылган икән, димәк, аны үзгәртеп булмый. Элек җырланган җырның авторлары көйне яки сүзләрне үзгәртеп башкарырга ризалык бирер идеме? Юк.

Илһам абый җырлаган җырлар һәм аннан соңгы чыккан җырларга – татарның фундамент җырларына, минемчә, тияргә кирәкми. Бәлки, җырчылар тизлеген үзгәртергә, аранжировкасын яңартырга тырышадыр, ләкин ул, мәрхүм Рамил абый Курамшин әйтмешли, үзенең «витаминын» югалта. Элекке җыр булып калмый ул, авторның язган әсәренә хилафлык китерәбез. Бу очракта Илһам абый репертуарындагы җырлар шул килеш сакланып калсын иде.

Җырчыларга сак булырга, киңәшләшеп эшләргә әйтер идем. Чөнки аны халык шулай кабул иткән, халык аңа мөһер суккан – ул документ булып тора. Илһам абый репертуарындагы җырларга саклык белән генә кагылырга кирәк, ди ул.

Илһам Шакировның туган төбәгендә узган концерт турында тулырак «Интертат» сайтында Зөлфия Шәвәлиева язмасында укый аласыз.

  • Илһам Шакировның туган төбәгенә моңсу сәяхәт: исемсез клуб, чишмә һәм эшләмәгән музей