ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Миңнеханов һәм Абай өлкәсе акиме Казахстан эшлеклеләренә багышланган күргәзмәне карады

0

Бүген Казан Кремлендәге күргәзмәләр залында Казахстанның Абай өлкәсе белән бәйле күренекле мәдәният эшлеклеләренә багышланган «Бөтен кешелекне туганың кебек ярат...» күргәзмәсе ачылды. Экспозицияне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казахстанның Абай өлкәсе акиме Нурлан Уранхаев та карады. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмә геройлары – казах әдәбият классигы Абай Кунанбайулы (Кунанбаев), шагыйрь һәм язучы Шакарим Кудайбердыулы (Кудайбердиев), язучы һәм галим Мохтар Ауэзов. Биредә үк Казахстанның атаклы рәссамы Абылхан Кастеевның эшләре дә тәкъдим ителгән.

Экспозициядә шәхси әйберләр, китаплар һәм кулъязма материаллар да урын алган, алар күргәзмәгә килүчеләрне мәдәният эшлеклеләренең тормышы һәм иҗаты белән таныштыра. Барлыгы 80нән артык экспонат тәкъдим ителгән. Болар, аерым алганда, думбра һәм Абайның ир-ат аучы билбавы, чукмар, сугыш балтасы, тиредән ясалган савыт. Биредә шагыйрь укыган мәдрәсәдә сакланган гарәп, фарсы һәм төрек телләрендәге ХVIII-XIX гасырларга караган китаплар да бар.

Проектны Абай өлкәсендә Мәдәният көннәре кысаларында «Жидебай-Бөрілі» дәүләт тарихи-мәдәни һәм әдәби-мемориаль музей-тыюлыгы әзерләгән. Күргәзмә 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Керү ирекле.