ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Мәскәүдә «Татарча диктант»ны өч урында язып була

0

Мәскәүдә «Татарча диктант» акциясенә өч мәйданчыкта кушылып була. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналында хәбәр итәләр.

Диктант текстын татар теле укытучысы Альбина Вәлиева укый.

Башкалада акция Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә уза.

Диктантны түбәндәге урыннарда язып була:

  • 8 ноябрьдә 16:00 сәгатьтә – Каюм Насыйри институтында, (Белореченская урамы, 19 йорт, 2 корпус – Муса Җәлил исемендәге 1186 номерлы мәктәп бинасы, 223 кабинет);
  • 10 ноябрьдә 10:30 сәгатьтә – Татар мәдәни үзәге (Кече татар тыкрыгы, 8 йорт), 306 кабинет;
  • 10 ноябрьдә 18:00 сәгатьтә – Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге «Ихсан» Ислам мәдәнияте һәм мәгарифе үзәге (Складочная урамы, 1 йорт, 15 бина, 3 подъезд, 2 кат).