ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

«Август-Агро» компаниясе «Свияжск-Зернопродукт» элеватор комплексына сәфәр оештырды

0

«Август-Агро» идарә компаниясе авыл хуҗалыгы турында язучы журналистлар өчен «Свияжск-Зернопродукт» элеватор комплексына матбугат туры оештырды. Комплекс белән танышу түгәрәк өстәлдән башланып китте.

«Элеватор агымдагы елның июль аеннан, урак вакыты кергәч, үз эшен башлап җибәрде. Моңа кадәр дә тәҗрибә өчен эшләтеп караганыбыз булды. Көненә 4 мең тонна икмәк кабул иткәнебез дә булды. Август аенда аеруча күп итеп ашлык кабул ителде, ай эчендә 70 мең тоннаны тәшкил итте», – дип сөйләде «Свияжск-Зернопродукт» элеватор комплексы генераль директоры Рәсил Садыйков журналистларга.

Продукцияне элеваторга автомашиналар китереп тора. Тимер юл транспортына ашлыкны төяү тизлеге сәгатенә 350 тоннаны тәшкил итә, санап карасак бу – тәүлеккә 65 тонна. Ә инде су юлына, суднога сәгатенә 700 тонна икмәкне төяү мөмкин. Ашлыкны Санкт-Петербургка, Кавказ, Азов диңгезе һәм Әстерхан портларына озатып торалар.

Әңгәмәдәш әйтүенчә, элеватор аркылы республикадан бөртеклеләр экспорты зур. «Без бүгенге көнгә 20 тонна ашлыкны тимер юл буенча җибәрдек. Хәзер исә күпчелек тимер юл аркылы ашлык экспорты булачак. Тимер юл аша кыш көне дә эшне туктатмаска исәбебез. Әле менә шушы юл белән Новороссийск, Высоцкий һәм Яңа портларына җибәрдек ашлыкны. Мәсәлән, Санкт-Петербургка аркылы җитен Бельгиягә экспортка китә. Әлегесе көнне комплекс 50-60 процент куәткә эшли. Тулы көчкә киләсе елдан эшли башлавыбыз планлаштырыла», – ди ул.

Комплекстагы силосларда – хезмәтчәннәр аларны «банкалар» дип тә атый – 112,5 мең тонна ашлык саклау мөмкин икән. Алар – 16 силос, һәркайсына 7 тонна сыйдырып була. Ә идәндә саклау складына 10 мең тонна сыя. Проектны гамәлгә ашыру 2,8 млрд сумга төшкән.

«Күпләр бездән тимер юл аша да, баржалар да Идел буенча яхшы гына китүенә кызыга. Лаеш, Яшел Үзән районнарыннан һәм «Красный Восток» агрохолдинглары бездән җибәргәннәре дә булды инде. Аларга бу юл ошады. Чувашия аграрийлары тарафыннан да кызыксыну сизәбез», – диде Рәсил Садыйков.

Предприятиедә билгеләп үтүләренчә, ашлыкны эшкәртү операторлары, универсаль хезмәткәрләр кебек белгечләр бар. Тулаем алганда 50 чамасы хезмәтчән эшли. Уртача хезмәт хакы 75 меңне тәшкил итә.