Мәскәүдә «Багышлау» XXII татар хор музыкасы фестивале узачак
Мәскәүдә «Багышлау» XXII татар хор музыкасы фестивале узачак. Бу Казан һәм Мәскәү артистларының фестиваль кысаларында башкала Татар мәдәни үзәге сәхнәсендә алтынчы мәртәбә очрашуы була, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.
9 ноябрьдә 16:00 сәгатьтә «Бердәмлек» концерт программасы бер сәхнәгә Казан дәүләт консерваториясе Опера студиясе артистларын, Казаннан һәм Мәскәү Татар мәдәни үзәгеннән солистлар һәм хор коллективларын җыячак.
Татар хор музыкасы фестивале сәнгать җитәкчесе Әлфия Җаппарова инициативасы белән Мәскәү һәм Казан артистлары беренче тапкыр талантлы татар композиторы Роза Мөхетдинованың «Тамырлар» кантатасын бергәләп башкарачак. Оештыручылар әйтүенчә, мондый эксперимент татар музыка культурасы тарихында беренче мәртәбә үткәрелә.