Россиядә Жириновскийның юбилеен билгеләп үтәчәкләр – аңа 2026 елда 80 яшь тулыр иде
2026 елда Россиядә ЛДПРга нигез салучы Владимир Жириновскийның юбилее уңаеннан чаралар уздырырга тиешләр. Исегезгә төшерик, бер елдан сәясәтчегә 80 яшь тулган булыр иде. Бу уңайдан чаралар уздыру турында Указны РФ Президенты Владимир Путин имзалады.
«2026 елда В.В.Жириновскийның 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар уздырырга», – диелә хокукый актлар сайтында чыккан документта.
Указ нигезендә, Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин чаралар әзерләү буенча оештыру комитеты җитәкчесе итеп билгеләнә. Оештыру комитеты составына шулай ук ЛДПРның гамәлдәге лидеры Леонид Слуцкий, ЛДПР үзәк аппаратының Владимир Жириновский мирасын саклау буенча төркеме җитәкчесе Александр Боцан-Харченко һәм тагын 32 кеше керә.
Жириновский 1946 елда Алма-Атада туа. Мәктәп тәмамлагач, Мәскәүгә китә. Биредә М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты каршындагы Көнчыгыш телләре институтына (хәзер Азия Һәм Африка илләре институты) укырга керә.
Сәясәттә дебюты 1988 елның маенда була. Жириновский «Демократик Союз» (лидеры — Валерия Новодворская) гамәлгә кую съезды эшендә катнаша. Ул съездда чыгыш ясый һәм Үзәк координацион совет составына сайлана. Соңрак Жириновский бу партиядән чыга һәм Владимир Богачев белән бергә Советлар Союзы либераль-демократик партиясенә нигез сала. Партиянең атамасы 1992 елда Россия либераль-демократик партиясенә үзгәртелә.
Сәясәтче 2022 елда вафат булды.