Саранск шәһәрендә мөфтият кубогына волейбол турниры узды
Саранск шәһәре физкультура-сәламәтләндерү комплексында чираттагы тапкыр «Мөфтият Кубогы» уйнатылды. Мөселман җәмгыятьләре арасында традицион турнирны Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оештырган. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.
Турнирда 17 команда катнашты, алар 4 төркемгә бүленде. Түгәрәк буйлап уйнау системасы буенча уйнаганнан соң иң яхшы ике команда турнирда катнашуын дәвам итте. Узган елдагы кебек үк, уеннар берьюлы ике мәйданчыкта узды. Моннан тыш, һәр очрашуның вакыты алдан язылган, шулай ук мәгълүмат стендлары һәм турнир таблицалары эленгән иде.
Турнирда катнашучылар һәм кунаклар намаз уку өчен Саранск шәһәре «Ихсан» мәчетенә чакырылды.
Чирекфинал уеннарыннан соң 4 команда ярымфиналга чыкты: Саранск шәһәре Үзәк җәмигъ мәчете «Ааль-Мансур» командасы, Белозерье авылы «Рәҗәб» мәчете командасы һәм Мордовия Республикасы Кадошкин районыннан Латышовка һәм Большие Поляны командалары. Ярымфинал нәтиҗәләре буенча Саранск һәм Белозерье Кадошкин командаларыннан көчлерәк булып чыкты. Финалда Саранск һәм Белозерье командалары кара-каршы уйнады. «Ааль-Мансур» ветераннары җиңү яулады.
Өченче урын өчен уен шулай ук кызыклы булды, чөнки Кадошкин районының ике күрше татар авылы арасындагы каршылык дистә еллар дәвам итә. Большие Поляны һәм Латышовка командалары гадәттәгечә уенга җаваплы карый. Запас уенчылар белән команда гына түгел, җанатарлар һәм ярдәм төркеме дә алып килә. Быел Большие Поляны көчлерәк булып чыкты һәм өченче урынны үзенеке итте.
Турнир нәтиҗәләре: Үзәк җәмигъ мәчете «Ааль-Мансур» командасына кубок, диплом һәм 15 000 сум күләмендә акчалата приз, Белозерье авылы «Рәҗәб» командасына диплом һәм 10 000 сумлык приз, Большие Поляны авылы командасына диплом һәм 5 000 сумлык приз тапшырылды.