Лавров: Казахстан БРИКСка кушылырга чакыру алды
Казахстанны БРИКСка партнер ил буларак кушылырга чакырдылар. Бу хакта РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров Казахстандагы коллегасы Мурат Нуртлеу белән очрашуда хәбәр итте.
«Казахстан БРИКСка партнер ил буларак кушылырга чакыру алды. Бу без күзәткән һәм без яшәгән үзгәрешләр чорындагы кискен глобаль проблемалар буенча элемтәләребезне баетыр, дип өметләнәбез», - дип китерә ТАСС тышкы сәясәт ведомствосы башлыгы сүзләрен.
XVI БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узды. Анда 30дан артык дәүләт делегациясе катнашты. Казахстанны чарада республика Президенты Касым-Жомарт Токаев тәкъдим итте.
БРИКС – дәүләтара берләшмә. Анда тулы хокуклы әгъза буларак 10 ил һәм партнер статусында 10нан артык дәүләт катнаша.