ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2024

Думада бюджет акчасына 1 млн сумнан да кыйммәт торган концертларны тыярга тәкъдим иттеләр

0

РФ Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Владислав Даванков федераль парламентның түбән палатасына артистларның чыгышына дәүләт һәм муниципаль бюджетлардан 1 миллион сумнан артык акча сарыф итүне тыя торган закон проектын кертәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Янга калдырылган акчаны сәламәтлек саклау һәм мәгарифне финанслауга юнәлдерергә кирәк», - диелә закон проектына аңлатма язуында.

Парламентарий артистларның чыгышына шундый зур чыгымнар тотуны максатка ярашлы түгел дип атады.

Элегрәк РФ Дәүләт Думасы депутаты Игорь Антропенко артистларның гонорарын чикләргә тәкъдим иткән иде. Ул үз позициясен җырчы бер сәгатьлек чыгышы өчен махсус хәрби операциядә катнашучыга берничә ай хезмәт иткән өчен бирелгән акчадан күбрәк гонорар алырга тиеш түгеллеге белән дәлилләде. Продюсер Иосиф Пригожин депутатның бу тәкъдимен тәнкыйтьләп чыкты, артистларның зур гонорарлары аларның чыгымнары һәм популярлык индексы белән аклана, диде ул.