Дума депутаты Айдар Метшин: Татарстан Конституциясе кешеләргә нәрсә кирәк, шуны чагылдыра
Татарстан Конституциясе гражданнар иреге һәм законлылык гарантияләре нигезен булдырды, 30 елдан артык вакыт үткәч тә аларга ихтыяҗ бар. РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айдар Метшин шундый фикерен белдерде.
«Конституция – төп закон ул. Кеше паспортсыз яши алмаган кебек, Конституциядән башка ил дә, территория дә була алмый. Республиканың Төп законы дәүләтчелек формалашкан, федераль үзәк белән субъектлар арасында мөнәсәбәтләр урнашкан катлаулы чорда кабул ителде. Һәм хәзерге вакытта, 30 елдан артык вакыт узгач, без ТР Конституциясенең нигезләмәләре бүген ничек гамәлдә булуына бәя бирә алабыз», - диде Метшин «Татар-информ» агентлыгына.
Аның сүзләренчә, Төп закон нормаларына аларны кабул иткән вакытта да ихтыяҗ бар иде һәм бүгенге көндә дә ул шулай булып кала.
«Татарстан – иң нык үсеш алган төбәкләрнең берсе. Бу ТР Конституциясенең нигезләмәләре дөрес булуы турында сөйли, алар ул чагында да, хәзер дә кешеләргә нәрсә кирәк булса, шуны чагылдыра. Икътисади үсешкә тапкырланган мәдәни үзенчәлекне саклау шуны раслый торган факт булып тора», - дип өстәде парламентарий.
Бүген Татарстанда ТР Конституциясе көне билгеләп үтелә. Төп закон 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителде.