ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Дональд Трамп аның яңа каденциясе АКШ өчен «алтын чор» булачагы турында белдерде

0

Республика партиясеннән кандидат Дональд Трамп АКШ Президентын сайлау нәтиҗәләре буенча аның Флорида штатындагы Палм-Бич резиденциясе янында җыелган тарафдарларына мөрәҗәгать итте. Ул сәяси җиңү турында белдерде һәм үзен Кушма Штатларның 47нче Президенты дип атады.

Трамп үз чыгышында аның яңа каденциясе «Америка өчен яңа гасыр» булачак дип ышандырды, «сугышлар башламаячагы, ә аларны туктатачагы» турында белдерде, шулай ук АКШка «аякка басарга» булышачагын вәгъдә итте.

«Илебезгә ярдәм кирәк. Без чикләр белән бәйле, калган проблемаларны хәл итәчәкбез... Америка безгә моңарчы күрелмәгән һәм көчле мандат бирде», - дип искәртте сәясәтче.

«Безнең искиткеч дүрт елыбыз булачак һәм без илебезне үзгәртәчәкбез», - дигән ышаныч белдерде ул.

Демократларга теләктәшлек күрсәтүче The New York Times газетасы мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта Дональд Трамп сайлаучыларның барлыгы – 267, ә Демократик партиядән кандидат, гамәлдәге вице-президент Камала Харрис 224 тавышын җыйган. Республикачы 95 процент ихтималлык белән җиңеп бара.