Чаллыда күпкатлы йорттагы фатирда янгын чыккан, биш кешене коткарганнар
Бүген Чаллының ГЭС бистәсендә янгын чыккан.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, күпфатирлы йортның бишенче катындагы фатирда янгын чыккан. Янгын мәйданы 16 квадрат метр.
Коткаручылар алтынчы каттан биш кешене коткарган, аларның икесе – бала. Янгынны сүндергәннәр. Ут чыгу сәбәпләре турында мәгълүмат юк.