ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

Зәй яшьләре Түбән Новгородта хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашты

0

23-25 октябрьдә Зәйнең «Дуслык» яшьләр үзәге җитәкчесе Ирина Белан Татарстан делегациясе составында Түбән Новгородта төбәкара программада катнашты. Бу хакта «Зәй офыклары» газетасы яза.

«Өч көн 2023 елгы яшьләр башкаласында бик бай һәм нәтиҗәле үтте. Түбән Новгород өлкәсенең яшьләр сәясәте министры Светлана Ануфриева белән очраштык. Өлкә инфраструктурасын өйрәнеп, муниципалитетларда грант эшчәнлеген үстерү инструментлары белән таныштык. Дзержинск шәһәрендә булдык», – ди Ирина Белан.

Шулай ук Татарстан яшьләре «Высота» яшьләр үзәгендә һәм «Хулиганодом» яшүсмерләр өчен остазлык үзәгендә булып, хезмәттәшләренең эшчәнлекләренең төп принциплары белән танышканнар. «Без, үз чиратыбызда, #МЦТатарстан һәм гамәлгә ашырыла торган проектларның иң яхшы тәҗрибәләре белән уртаклаштык», – дип сөйләде Ирина Белан.