ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

Миңнеханов Төркия генераль консулына: Киләчәктә дә уңышлы хезмәттәшлеккә өметләнәбез

0

Казанда Төркия Республикасы оешуга 101 ел тулу уңаеннан тантаналы кабул итү булды. Мәртәбәле кунакларны Төркиянең Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз каршылады, бәйрәмгә республиканың күп кенә күренекле эшлеклеләре килде. Тантана яңа Төркиягә нигез салучы Мостафа Кемал Ататюрк һәм сугыш корбаннары истәлегенә бер минут тынлыктан башланды.

Рәсми өлештә Татарстанның беренче затларыннан котлаулар яңгырады. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җибәргән хатны республика Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов укыды. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Төркия Республикасының гасырлык бай тарихы, узган елларда аның гражданнары эшләгән һәм ирешкәннәр – дәүләтне ныгытуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән иң амбициоз проектларны алга таба гамәлгә ашыру өчен иң ышанычлы нигез һәм илһамландыручы этәргеч. Күпкырлы Татарстан–Төркия багланышларын үстерүдә уртак системалы эш нәтиҗәләреннән канәгать булуыбызны белдереп, киләчәктә дә Россия һәм Төркия халыклары мәнфәгатьләрен кайгыртып үзара аңлашуга һәм актив хезмәттәшлеккә өметләнәбез», – диелгән Рөстәм Миңнеханов хатында.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да котлау телеграммасы юллаган.

«Конструктив сәяси хезмәттәшлекне киңәйтү, дәүләтләребез җитәкчеләренең даими очрашулары һәм сөйләшүләре, хезмәттәшлекнең парламент векторын диверсификацияләү сәүдә-икътисади һәм мәдәни-гуманитар мөнәсәбәтләрнең нигезен елдан-ел ныгыта. Киләчәктә дә Төркия белән Татарстан арасындагы тарихи һәм мәдәни мирасның якынлыгына нигезләнгән тыгыз мөнәсәбәтләр алга таба да дәүләтләребезнең дустанә хезмәттәшлеген киңәйтүгә, алга таба да үзара ышанычны һәм аңлашуны ныгытуга зур өлеш кертер дип ышанам», — дигән парламент җитәкчесе.

Җавап итеп Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның бөтен дөньядагы төрекләргә видеомөрәҗәгате күрсәтелде. Төркиянең Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз үзе дә чыгыш ясады.

«Төркия Республикасының 101 еллыгын сезнең белән Казанда, искиткеч борынгы шәһәрдә бәйрәм итү минем өчен зур мәртәбә. Бу көнне без җиңеп чыгылган кыенлыклар һәм илебез тарихындагы казанышлар турында уйланабыз. Безнең дәүләт халыкара берләшмәнең махсус әгъзасы буларак киләчәккә өмет белән карый һәм дөньяда тынычлык урнаштыруга үз өлешен кертергә әзер», – диде дипломат.

Генераль консул 2024 елның Татарстан һәм Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә юнәлдерелгән чараларга бай булуын да әйтте. Генераль консуллык төрек киносы, төрек каһвәсе көннәрен, милли кухня, классик музыка белән бәйле чаралар һәм башка бик күп вакыйгалар уздырган.

Угур Йылмыз чыгышын тәмамлап, Россия һәм Төркия арасында киләчәктә дә хезмәттәшлекне үстерүгә һәм дуслыкны ныгытуга өмет белдерде.