Хезмәт министрлыгы: 2025 елда Татарстан халкы 120 көн ял итәчәк
2025 елда Татарстан халкы 120 көн ял итәчәк һәм 435 көн эшләячәк. Әлеге мәгълүматлар республиканың Хезмәт, социаль яклау һәм халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгы чыгарган җитештерү календарендә китерелә.
Документ буенча, гыйнварда (Яңа ел каникуллары) яллар 8 гыйнварга кадәр дәвам итә.
Киләсе елда 23 февраль (Ватанны саклаучылар көне) һәм 8 Март (Халыкара хатын-кызлар көне) шимбә һәм якшәмбегә туры килә. 24 февральдә һәм 10 мартта (дүшәмбе) эш көне була.
Май аенда Яз һәм хезмәт бәйрәме, шулай ук Җиңү көне уңаеннан яллар 1-4 майда һәм 8-11 майда була.
Июньдә Татарстан халкын Корбан бәйрәме (6-8 июнь) һәм Россия көне (12-15 июнь) уңаеннан яллар көтә.
30 август (Татарстан Республикасы көне) шимбәгә туры килә, шуңа күрә өстәмә ял көне булмый.
Көзен татарстанлылар 2-4 ноябрьдә (Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан) һәм 6 ноябрьдә (Татарстан Республикасы Конституциясе көне) ял итәчәк.
Яңа ел яллары 31 декабрьдә башлана.