«Ак Барс» узган сезон чемпионын яңа сезонда дүртенче тапкыр җиңде
Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Магнитогорск шәһәренең «Металлург»ын отты. Уен Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды.
- «Металлург» – узган сезонның чемпионы. Бу сезонда «Ак Барс» «Металлург»ка каршы инде дүртенче уенын үткәрде, барлык очрашуларда да Казан командасы өстен чыкты.
Беренче периодның дүртенче минутында «Ак Барс»ның беренче бишлеге кискен һөҗүм күрсәтте, команда капитаны Дмитрий Яшкин алканы капкага бәрде, тик капкачы аны тотып калды. Гол булмаса да, җанатарларга бу һөҗүм барыбер ошады, алар нык алкышлады. Периодның беренче яртысы кызу темпта барды.
Периодның икенче яртысында «кунаклар»ның һөҗүмнәре дә кискенләште, өстәвенә аларга күпчелектә уйнау мөмкинлеге бирелде. Ундүртенче минутта Дмитрий Кателевский, кәшәкәсе белән көндәшен тоткарлаганы өчен, ике минутка штраф эскәмиясенә юнәлде. «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда гол керттермәде.
Унсигезенче минутта «Ак Барс» капитаны Дмитрий Яшкин исәпне ачты (1:0). Унтугызынчы минутта «Металлург» капкасына икенче алка да керде, гол авторы – Артём Галимов (2:0).
Период ахырында «Ак Барс» тагын азчылыкта калды, бу юлы сакчы Дмитрий Юдин көндәшен тоткарлады.
Икенче периодны Казан командасы азчылыкта башлады, бу азчылыкта да «Ак Барс» капкасын саклап кала алды, тик өченче минутта команда барыбер алканы керттерде. Голны «Металлург» һөҗүмчесе Данила Юров кертте (2:1).
Периодның бишенче минутында Илья Сафонов һәм Данила Паливкога, сугышкан өчен, ике минутлык штраф бирделәр. Период уртасында «Ак Барс» күпчелектә уйнап алды, Роман Канцеровка, көндәшенә кәшәкә белән бәргәне өчен, ике минутлык штраф бирелде. Шулай да әлеге периодта бүтән голлар булмады.
Өченче период уртасында «Ак Барс»ка тагын күпчелектә уйнау мөмкинлеге бирелде, «Металлург» капкачысы капкасын кымшатты, хөкемдарлар Магнитогорск командасын ике минутка азчылыкта калдырды. Бу юлы Казан командасы күпчелегеннән файдалана алды, капитан Дмитрий Яшкин икенче алкасын кертте (3:1).
Период ахырында «Металлург» капкачысын алтынчы мәйдан уенчысына алмаштырды, һәм Артём Галимов алканы буш капкага кертеп куйды (4:1). Әлеге матчта ике дубль булды.
Командалар составы:
«Ак Барс»
- Мифтахов (Билалов);
- Барабанов – Семёнов – Яшкин, Лямкин – Миллер;
- Коршков – Сафонов – Галимов, Журавлёв – Марченко;
- Терехов – Бабенко – Кошелев, Юдин – Яруллин;
- Дыняк – Кателевский – Крутов (Жулин), Лучевников.
«Металлург»
- Смолин (Уткин);
- Канцеров – Зернов – Силантьев, Яковлев – Орехов;
- Михайлис – Юров – Петунин, Маклюков – Пресс;
- Вовченко – Козлов – Моисеев, Хабаров – Паливко;
- Акользин – Джонсон – Коробкин (Гераськин), Ерёменко.
«Ак Барс»ның киләсе уены шулай ук Казанның «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. Ярославльнең «Локомотив» командасына каршы матч 1 ноябрьдә 19:00 сәгатьтә башлана.