Тышкы эшләр министрлыгы: БРИКС саммиты кайбер илләрнең өстенлеге тәмамлануны күрсәтте
Казандагы БРИКС саммиты кайбер илләрнең башка өстенлек итә алмаячагын, ә дөнья гаделрәк төзеләчәген күрсәтте. Әлеге фикерне Россия тышкы эшләр министры урынбасары Андрей Руденко әйтте дип яза РИА «Новости».
Руденко сүзләренчә, Казандагы саммит дөньяның күп өлешенә күпчелек дәүләтләрнең дөнья үсешенә, илләр арасындагы хезмәттәшлеккә һәм эш принципларына башка карашта булуын күрсәтте.
Инде якын арада кешеләр гадел дөнья төзелешенә хас сыйфатларны күрә алачак, дип өстәде ул.
- БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узды.