Томскида Обь буе татарларына багышланган конференция була
8 ноябрьдә, 14:00 сәгатьтә Томск шәһәрендә «Обь буе татарлары: тарих һәм хәзерге заман» тарихи-төбәк конференциясе уза. Бу хакта Томск Татар мәдәнияте үзәге «ВКонтакте»дагы төркемендә хәбәр итә.
Конферецияне Томск өлкәсе администрациясе, Томск өлкәсенең мәдәният департаменты, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татар мәдәнияте үзәге», Томск шәһәренең җирле татар милли-мәдәни автономиясе оештыра.
Конференциядә Томск, Новосибирск, Барнаул, Новокузнецк, Тубыл, Сәмәй (Казахстан) шәһәрләреннән докладчылар катнаша.
Чара «Татар мәдәнияте үзәгендә» (Томск шәһәре, М. Горький урамы 35 йорт адресы) була.
Керү ирекле.