ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30
31

«Зәңгәр күлләр» тыюлыгына керү бәясе билгеле булды

0

Казан янындагы «Зәңгәр күлләр» тыюлыгына керү бәясен раслау турындагы проект карала. «Татар-информ» табигать матурлыкларын карау өчен күпме акча алыначагын Табигый байлыклар буенча Татарстан дәүләт комитетыннан белеште.

«Бүген бәя күләме турында проект карала. Түләү 100 сум булачак. Бу махсус саклануда булган табигый территорияләрне карау һәм саклау өчен гражданнардан взнос була», – диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Әмма бөтен кешедән дә түләү алынмаячак. Ташламалы категориягә караган гражданнар исемлеге билгеләнгән. Болар: пенсионерлар, балалар, инвалидлар, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм кайбер башка категорияләр.

«Табигатьне саклау законнарын, аерым алганда махсус саклауда булган «Зәңгәр күлләр» дәүләт табигать тыюлыгы режимын саклауны элеккечә үк Табигый байлыклар буенча дәүләт комитеты, шулай ук тыюлык администрациясе контрольдә тотачак», – дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.