ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстан халкы арасында олы яшьтәгеләрнең өлеше 2030 елга 30 процентка кадәр артачак

0

Бүген Татарстанда уртача гомер озынлыгы 75 яшь тәшкил итә. Белгечләр фаразлавынча, 2030 елга ул 77 яшькә кадәр артачак. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Әбдриева «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Татарстанда һәм тулаем алганда Россиядә өлкән яшьтәге гражданнар саны арта. Әгәр бүген республика яшәүче олы яшьтәгеләр өлеше барлык халыкның 23,4 процентын (чынлыкта бу 923 мең кеше) тәшкил итсә, 2030 елга әлеге күрсәткеч 30 процентка җитәр дип фаразлыйбыз», - диде ул.

Әбдриева китергән мәгълүматлардан күренгәнчә, республикада өлкәннәр саны арта барачак һәм алар озаграк яшәячәк. Кешеләр пенсиягә чыккач, аларга социаль өлкәдә эшләүчеләрнең хезмәте таләп ителергә мөмкин.

«2019 елдан башлап, Президент указлары нигезендә илкүләм проектлар гамәлгә ашырылырга керешкәч, «Демография» илкүләм проекты барышында «Өлкән буын» федераль проекты формалаштырылды. Анда чит илләр тәҗрибәсен исәпкә алып озак вакытлы тәрбия системасын булдыру буенча проект әзерләнде. Бу – олы яшьтәгеләрне карауны оештыруга комплекслы якын килүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә торган чаралар комплексы», - дип искәртте Әбдриева.

Россиядә илкүләм проектлар 2019 елда РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә гамәлгә ашырыла башлады. Алар «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» кебек илнең стратегик юнәлешендәге уннан артык юнәлешне колачлый.

2024 елның 29 февралендә Федераль җыенга юллама белән чыгыш ясаганда дәүләт башлыгы «Кадрлар», «Россия яшьләре», «Озын һәм актив гомер», «Гаилә», «Мәгълүматлар икътисады» кебек яңа илкүләм проектлар турында игълан итте.