ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Хезмәт министрлыгында олы яшьтәгеләрнең нинди социаль хезмәтләр алуы турында сөйләделәр

0

Татарстанда расланган озак вакытлы тәрбия системасы ярдәмендә олы яшьтәгеләр шәхси социаль хезмәтләр пакетыннан файдалана. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Әбдриева «Татар-информ» агентлыгына аларның нинди ярдәм алуы хакында сөйләде.

«2019 елдан Татарстан озак вакытлы тәрбия системасын оештыру буенча сынау төбәкләр арасына керде. Без медицина-социаль экспертиза һәм медицина оешмаларындагы коллегаларыбыз белән бергә үзебезнең индикаторлар буенча тәрбиягә мохтаҗ кешеләрне ачыклыйбыз», - диде ул.

Олы яшьтәге кеше медицина оешмасына кабул итүгә килгәч, табиб тест үткәрә, аның нигезендә пациентның тәрбиягә мохтаҗлык дәрәҗәсе билгеләнә. Әлеге белешмәләр өлкән яшьтәгеләр ризалыгы белән социаль яклау учреждениесенә тапшырыла. Һәм олы яшьтәге кеше янына, кулай вакытны алдан ук килештереп, социаль хезмәт белгечләре килә.

Социаль хезмәткәрләр олы яшьтәге кеше белән аралаша, аның өй шартларында үзен ничек хис итүен (кеше ярдәменнән башка йөри, ашарга әзерли, кибеткә чыга аламы) карый.

«ТР Министрлар Кабинеты карары белән Татарстанда озак вакытлы тәрбия системасы булдырылды. Сораштыру нигезендә олы яшьтәгеләрнең тәрбиягә мохтаҗлык дәрәҗәсе билгеләнә», - диде Әбдриева.

Үзеңә-үзең хезмәт күрсәтү мөмкинлегенә бәйле рәвештә тәрбия буенча социаль хезмәтләр күрсәтелә торган сәгатьләр саны һәм хезмәтләр исемлеге билгеләнә.

Мондый хезмәтләр барлыгы – 50, алар арасына ашарга әзерләү, ашату, гигиена процедуралары, урын-җирне һәм эчке киемнәрне алыштыру, урамда йөрү керә. Шулай ук социаль-тернәкләндерү чаралары да каралган. Чараларның зур өлеше олы яшьтәге кешенең сәламәтлеген күзәтү белән бәйле.

Инвалидлар һәм олы яшьтәгеләрне озак вакытлы карау системасын булдыру «Демография» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.