ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда туган Россия Героеның әтисе «Солдат әтисе» медале белән бүләкләнде

0

Татарстанда туган Россия Герое Айнур Сафиуллинның әтисе «Солдат әтисе» медаленә лаек булды.

Айнур Сафиуллин штурм отряды белән бергә торак пунктны азат итүдә катнаша. Ул башка хәрбиләр белән бергә өч сәгатьтән артык дошманның контрһөҗүменә каршы тора һәм шәхси составны югалтмыйча куелган барлык бурычларны да үти.

Бүләкләү тантанасы Бөтенроссия Әтиләр көне уңаеннан «Москва» концертлар залында узды.

Әтиләрне Россия эстрадасының Полина Гагарина, Сергей Галанин, Родион Газманов, Александр Маршал, Валерия һ.б. әйдәп баручы артистлары котлады.

«Татар-информ» агентлыгы 19 декабрьдә Россия Президенты Владимир Путинның Россия Герое, Казанда туган Айнур Сафиуллинны «Алтын Йолдыз» белән бүләкләве хакында хәбәр иткән иде.