ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Камал театрында Ринат Таҗетдиновны озату мәрасиме башланды

0

Камал театрында Ринат Таҗетдиновны озату мәрасиме башланды. Күренекле артистның җәсәде Камал театры сәхнәсенә куелган.

Ринат Таҗетдиновны соңгы юлга озатырга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалар килгән.

Озату мәрасимен Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев алып бара.

Ринат Таҗетдинов Яңа татар бистәсе зиратына җирләнәчәк. Биредә аның әтисе җирләнгән.