ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Әйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасының ярымфиналына сигез команда узган

0

16 октябрьдә «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасының чирекфиналы узды. Чирекфинал этабында командалар ярымфиналга чыгу өчен ярышты. Нәтиҗәдә, чирекфиналның җиңүчесе исеменә бер кешелек «Дилүс улы» командасы лаек булды. Ул 100 мең сум отты. Шуңа да карамастан, жюри әгъзалары бертавыштан барлык сигез команданы да ярымфинал этабына чыгарды. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Чара Алия Нур чыгышы белән башланган. 2024-2025 ел сезоны ачылышында барлыгы сигез команда катнашкан: «Сабалета» (Саба районы), «Изи» (Мамадыш районы), «Нәмәкәй» (Актаныш районы), «Безнекеләр» (Чирмешән районы), «Мәзәк» (Азнакай районы), «Теге ни» (Казан, Һади Такташ исемендәге 27 нче татар гимназиясе), «Дилүс улы» (КФУ), «Керәшеннәр» (Казан).

Татар КВНының чирекфиналын Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев тамаша кылган.

Уенчыларга Татарстанның Шаяннар һәм тапкырлар клубы, «Әйдә, ШаяРТ» татар КВН лигасы, «Шалт, Мөхәммәтҗан» проектларының җитәкчесе Рамил Агдеев, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Җәвит Шакиров, «ТНВ» телеканалы алып баручысы Айваз Садыров, татар КВН лигасының ике тапкыр чемпионы, стендап-комик, алып баручы Артур Сабиров, «ALGA» брендына нигез салучы Тимерхан Зыятдинов бәя биргән.

«Чара дәвамында Камил Ногаев Рамил Агдеевка Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссиясенең Рәхмәт хатын тапшырды», - диелә хәбәрдә.