ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Түбән Новгород татарлары Бозлау авылында кәбестәгә багышланган библиокафе үткәрде

0

Түбән Новгород өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе каршындагы «Ак калфак» клубы эше кысаларында өлкәнең Спасское районы Бозлау авылы китапханәсендә «Бездә кәбестә пирогы пешерү йоласы бар» дигән библиокафе үткәрделәр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара барышында китапханәче килгән кунакларны А.Гасикның «У меня на кухне ничего не пропадает», «Рецепты русской кухни», А.Э. Головкованың «Авыл ашлары» китаплары белән таныштырды.

Нигездә, гади һәм һәркемгә таныш булган яшелчә – кәбестәнең файдасы турында сөйләштеләр. Чыннан да, кәбестәнең катлы-катлы киемнәре артына аңа бәйле күп кенә кызыклы тарихлар һәм файдалы яклары яшеренгән. Чарада катнашучылар кәбестәдән төрле ризыклар әзерләүдә үз рецептлары белән уртаклашты. Соңыннан кәбестә пирогы белән чәй эчтеләр. Киләчәктә милли татар ризыклары буенча шундый ук библиокафе үткәрергә ниятлиләр, диелә хәбәрдә.