ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Тарих институты галимнәре Самараның «Яктылык» татар мәктәбендә булды

0

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре - Илнур Миргалиев һәм тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов, Казанның «Альта» хосусый мәктәбе директоры Марат Фаттиев Самарадагы «Яктылык» татар мәктәбендә булды.

«Тарихчылар мәктәбебез, укытучылар белән күреште. Аларның тәкъдимнәре безгә бик кызык. «Мин - татар» дигән сүзне аңларга булыша дип ышанам. Татарстаннан килгән кунаклар белән үз телебездә аралашу - зур нәрсә», - диде «Яктылык» мәктәбе директоры Радик Газизов.

Укучылар кунакларны милли киемнәрдә каршы алды. Мәктәпнең музее белән таныштырдылар. Казан кунаклары уку йортындагы элмә такталарның камил татар телендә булуына игътибар итте.

«Самарада татар мохитен саклап торган урыннарның берсе - татар мәктәбе. «Яктылык»ның исеме үк якты. Укучылар татарча исәнләшә, татарча чыгыш ясавыбызны сорадылар. Музыка дәресендә балалар татарча җырлый, бергә «Туган тел»не дә җырладык. Укытучыларның үзара татарча сөйләшүенә игътибар иттем. Бөтен яктан да татарлык саклана», - дип бәяләде Илнур Миргалиев.

Уку йортына 1997 елда нигез салынган. Директоры Радик Газизов соңгы елларда күпчелек укытучыларның «Яктылык»ны тәмамлаган укучылар икәнен билгеләп үтте. «Татар теле - туган телебез, аны белергә без тиеш», дигән фикер әйтте Радик Газизов.

«Мәктәп карамагындагы дәресләрне БДИ бирә торган фәннәргә бирергә кирәк, дигән фикер бар. Без бөтен мөмкинлекләрне татар теле, әдәбиятка бирергә тырышабыз. Әмма безнең күрсәткечләр начар түгел. Математикадан БДИ күрсәткечләре буенча без өлкәдә 4 урында. Рус теле дә яхшы. Укучыларыбыз югары уку йортларының бюджет урыннарына - дәрәҗәле урыннарга керә», - диде директор.

«Мәктәптә 6-7 еллар элек булган идек, мәктәптәге татар рухы, татар мохите сакланган. Без Татарстанда, Казанда кайбер татар мәктәпләре шулай эшли алмый дигән фикерләр дә туды. Татар рухын саклау югары дәрәҗәдә», - дип сөйләде Казанның «Альта» хосусый мәктәбе директоры Марат Фаттиев.

Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын тикшеренүләр Үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев уку йортының укытучыларын аспирантурада укырга чакырды.

«Аларның бер завучлары археологик казылмаларда да катнаша икәнен ачыкладым. Тарих укытучылары да татар эзләре белән кызыксына. Без аларны үзебезгә аспирантурага чакырдык. Без аларга фәнни яктан ярдәм итәргә әзер», - диде Илнур Миргалиев.

«Билгеле, сез – Татарстан, без – Самара өлкәсе, ниндидер административ аермалыклар бар, әмма «Сез-без» дигән аерымлану булырга тиеш түгел», - диде Радик Газизов.