ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Түбән Камада Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинны искә алдылар

0

Түбән Камада 14 октябрьдә Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинны искә алдылар. Бу хакта шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза http://nkamsk-rt.ru.

Гани Сафиуллин 1905 елда Иске Кишет авылында туа. Бала чагында ул ятим кала, ә 1927 елда армиягә алына.

«Бөек Ватан сугышы аның хәрби җитәкче талантын тулысынча ачарга мәҗбүр итә. Полк командирыннан башлап, ул Смоленск сугышында, Великие Луки оборонасында, Калинин һәм Сталинград сугышларында катнашып, данлы сугыш юлын уза», — дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Днепрны кичү һәм күрсәткән батырлыгы өчен 1943 елның 26 октябрендә Гани Сафиуллинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Отставкага ул 1960 елда генерал-лейтенант дәрәҗәсендә чыга.

2014 елда Түбән Камадагы Идел буе федераль округының Татарстан кадет корпусына Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исеме бирелде.