ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Әлмәт театрының 80 еллык юбилеена багышланган кичәдә театр тарихы сәхнәдән күрсәтеләчәк

0

Әлмәт театры 80 еллык юбилее уңаеннан булачак тантанага әзерләнә. Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева һәм артистлар әлеге чарага әзерлекнең ничек баруын һәм тамашачыны ниләр көтәчәге турында сөйләде.

«Театр тулы бер эпоха кичерде, хәзер юбилей тантанасына әзерләнгән көннәребез. Юбилей тантанасы 31 октябрьдә узачак. Без бөтен проектларыбызны, эшләребезне, премьераларны юбилейга багышлыйбыз. Узган елда залны яңарттык, быел тамашачы өчен креатив киңлекләр, уңайлыклар булдырылды. Юбилей кысаларында театрның алтын чорын тәшкил иткән режиссер Гали Хөсәеновны искә алу кичәсен уздырырга җыенабыз», – дип сөйләде ул.

Ул театр турында фильм төшерелүен һәм китап чыгуын да искә алды. Юбилей чарасының сценарий авторы – театр артисты Резеда Хәертдинова, режиссер – Татарстанның атказанган артисты Динар Хөснетдинов.

Режиссер сүзләренчә, бәйрәм чарасында театрның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге күрсәтеләчәк, сәхнәдә уйнаучы артистлар тамашачыны фойедан ук каршы алачак.

«Бу өч өлеш киләчәк буын күзлегеннән бирелә. Тарих чорлап күрсәтеләчәк, төп геройны Резеданың улы 10 яшьлек Ризван уйный, тарих аның тавышы белән сөйләнә. Без спектакль, тамашадан «күңел ачу» эзләргә ияләнгән, мин бу әйбердән читкәрәк тайпылырга булдым. Тамашачы, беренче чиратта, матурлык күрергә тиеш, монда тарих белән танышу мөһим. Бик сирәк кеше театр тарихы турындагы китап белән танышыр, ә без бу тарихны сәхнәдән күрсәтәбез», – дип сөйләде ул.

Резеда Хәертдинова улының бу юбилейда теләп катнашуын әйтте. Театр музее архивларында кызыклы мәгълүматка тап булуларын сөйләде.

«Ризван театрның берничә спектаклендә катнаша, «Ат карагы»нда уйный. Юбилейда катнашырга бик теләп ризалашты. 80 еллык гомерна 2-3 сәгатькә кертү бик җиңел түгел, без иң кызыклы фактларны күрсәтергә тырышабыз, театр музеена мөрәҗәгать иттем. Камал Хәләповның үз кулы белән язылган шәхси көндәлеген таптык. Ул – театрга нигез салучыларның берсе. Ул шул чор кешесенең яшәеше, театрга килүе турында язып калдырган», – диде ул.