ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Әлмәт театры директоры ТНВ каналында күрсәтелгән спектакльләре сәхнәдә дә калуын әйтте

0

Әлмәт театры репертуарында булган берничә спектакль ТНВ телеканалыннан күрсәтелгән иде. Театр директоры Фәридә Исмәгыйлева аңлатканча, бу спектакльләр театрда да күрсәтелүен дәвам итәчәк. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

«Бу безнең үзебез өчен дә яңалык булды. «Фәһрине үтереп ташладылар» спектакле (хәзер афишаларда «Бер хыянәт тарихы» булып бара) күрсәтелде. Ул спектакльнең премьерасына Илшат Юныс улы Әминов килгән иде. Ул карады да : «Әйдәгез, бу спектакльне яздырыйк әле», - диде. Мин башта каршы килергә уйладым. Аннан соң эшләп карарга булдым. ТНВ бик әйбәт итеп эшләде, төшерделәр. Зифа Кадыйрованың «Синсез килгән язлар»ын күрсәткәч тә бик күп сораулар, мөрәҗәгать килде. Бу спектакльләр бездә барачак. «Бер хыянәт тарихы» премьера бит әле», – дип сөйләде ул.

Ул башка спектакльләрне дә телевидение аша күрсәтү планнары булуын әйтте. «Элек яздырылган спектакльләрдән «Сәер кеше» күрсәтелде, Зөлфәт Хәкимнең «Утрау» күрсәтелде. Без киләчәктә дә спектакльләрне бирәчәкбез. Аларның барысын да читкә алып чыгып булмый, без бөтен тамашачыга да барып җитә алмыйбыз, ә нигә күрсәтмәскә. Театрга килә торган тамашачы барыбер килә, дип саныйм. Спектакльләр барачак», – диде ул.