ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Фәрит Мөхәммәтшин үзенә мөрәҗәгать итүче район кешеләренең проблемаларын контрольгә алды

0

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнар белән очрашты. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Парламент җитәкчесенә Казанда яшәүче шагыйрә, язучы, публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республика Язучылар берлеге әгъзасы Эльмира Шәрифуллина мөрәҗәгать иткән. Аның авторлыгында 37 китап басылып чыккан инде. Шагыйрә үзенең бер китабын - 2023 елда «Талир тәңкә» исеме белән басылган шигырьләр җыентыгын Фәрит Мөхәммәтшинга тапшырды.

Парламент җитәкчесенә Эльмира Шәрифуллина үзенең бер китабын төрки телгә тәрҗемә итүдә ярдәм итүләрен сорап килгән, шулай ук XIX гасыр татар галиме, этнографы, мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан язган поэмасы буенча «Каюм коесы» кинофильмын төшерү идеясе турында сөйләде.

Фәрит Мөхәммәтшин авторның шигырьләрен кайсы төрки телгә тәрҗемә итәргә теләве белән кызыксынды. Эльмира Шәрифуллина шигырьләрендә татар халкының күпкырлы традицияләре чагылганлыктан, алар турында төрки дөньяда белсәләр, начар булмас иде, дип ассызыклады. Мисал өчен, казах, азәрбайҗан, үзбәк һәм якут телләренә тәрҗемә ясарга мөмкин булыр иде.

Дәүләт Советы Рәисе бу мәсьәләне галимнәр, тәрҗемәчеләр, республиканың киң җәмәгатьчелеге катнашында, шулай ук Казанда аккредитацияләнгән чит дәүләтләрнең дипломатик вәкиллекләре ярдәмендә карарга тәкъдим итте.

Бүген шулай ук Фәрит Мөхәммәтшинга җир мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм итүен сорап Балтач районының Норма авылында яшәүче Клара Сөләйманова да мөрәҗәгать итте. Парламент җитәкчесе аның белән телефон аша аралашты.

Эш башлаучы шәхси эшмәкәр быелның июлендә үз бизнесын үстерү өчен озак вакытлы арендага җир кишәрлеге алган. Арендага бирелә торган участок үзәгендә трансформатор подстанциясе урнашкан булып чыга. Клара Сөләйманова сүзләренчә, ул җитештерү өчен комплекслар төзүгә комачаулый. Подстанцияне күчерү мәсьәләсен хәл итү озакка сузылган. Бу мәсьәләне Фәрит Мөхәммәтшин контрольгә алды.

Әлмәт районының Югары Акташ авылында яшәүче Николай Рузанов туган авылында Суворов урамында юл салуда ярдәм итүләрен сорады. Парламент җитәкчесе шулай ук аның белән телефон аша аралашты. Мәсьәлә контрольгә алынды, ул муниципаль хакимият органнары белән бергә хәл ителәчәк.