ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

БРИКС саммиты узу сәбәпле, Казан мәктәпләрендә көзге каникул 21 октябрьдән башлана

0

БРИКС саммиты узу сәбәпле, Казан укучылары 21 октябрьдә үк каникулга китә һәм 28 октябрьгә кадәр ял итә. Шул ук вакытта Татарстанның башка муниципалитетларындагы мәктәпләрдә көзге каникул даталары үзгәрмәде – 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр.

Исәп буенча уналтынчы тапкыр үткәреләчәк БРИКС дәүләтләре башлыклары саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. 33 ил саммитта катнашуын инде раслады. Шулар арасыннан 24 илне беренче затлар тәкъдим итәчәк.

Россия Президенты Владимир Путин БРИКС саммитында 20гә якын ике яклы очрашу уздырырга планлаштыра.