ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Әлмәттә 55 ел бергә гомер иткән Гатауллиннар гаиләсен хөрмәтләделәр

0

Әлмәттә яшәүче Расих һәм Рәзинә Гатауллиннар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтте. Алар 55 ел тату яшиләр. Бу үзенчәлекле көнне, 55 ел элек кебек үк, бәхетле пар якыннарыннан һәм дусларыннан чын күңелдән котлаулар кабул итте. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Расих белән Рәзинәнең мәхәббәт тарихы 1967 елда Миңлебай авылында башлана. Кунакка килгән Рәзинә Расихның сеңлесе белән дуслаша. Ул Казахстанда тимер юлда эшләгән, ә Расих Куйбышевта янгын сүндерүче булырга укыган. Тиздән алар хатлар языша башлый.

Рәзинә авылга катйкач, алар өйләнешәләр. Расих һәм Рәзинә үзләренең хезмәт гомерләренең күп өлешен төрле оешмаларда үткәрә. Пенсиягә чыккач, Расих Зәкиҗан улы авыл мәчетендә имам, ә Рәзинә ханым мәчет төркемен җитәкли һәм маскировкалау челтәрләрен үрүдә катнаша. Парның бәхетле гаиләсендә өч бала үскән, ә хәзер инде тугыз оныклары һәм алты оныкчыклары бар.

Ирле-хатынлы Гатауллиннарга шәһәр ЗАГСыннан котлау хаты тапшырылды.