ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Салкын төннән соң Татарстанда 12 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә

0

Бүген, 15 октябрьдә, Татарстанда антициклон тәэсирендә урнашкан салкын, кояшлы һәм коры һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Алмашынучан болытлы һава фаразлана. Шул ук вакытта сизелерлек явым-төшем көтелми.

Җил көньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 4-9 метр тәшкил итә, шул ук вакытта җилнең тизлеге урыны белән 14 метрга кадәр көчәя.

Салкын төннән соң ( 0 дән -5 градуска кадәр, төбәкнең көнчыгышында һәм көньягында – 6 дан -11 градуска кадәр) көндез Татарстанда һава 7-12 градуска кадәр җылыначак ( ТР башкаласында — +9..+11 градуска кадәр).

Элегрәк синоптиклар атна уртасында атмосфера фронтлары Татарстанга яңгыр һәм җепшек кар китерәчәк дип кисәткән иде.