ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казанда барлык кунакханәләр дә БРИКС саммиты көннәрендә делегацияләрне кабул итәргә әзер

0

Казанда барлык кунакханәләр дә БРИКС саммиты көннәрендә чит ил делегацияләрен һәм кунакларын кабул итәргә әзер. Бу хакта «Татар-информ»га Казан һәм Татарстан Республикасы кунакханәләре Ассоциациясе башкарма директоры Александра Юшутина сөйләде.

"Кунакханәләр әзер. Барлык ремонт эшләре, реновацияләр тәмамланды", - дип сөйләде спикер.

Элегрәк Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин 22-24 октябрьдә Казанда узачак БРИКС илләре саммитына 20 мең дәрәҗәле кунак көтелүен белдергән иде. Шәһәр башлыгы сүзләренчә, өч көн эчендә моның кадәр кунакны шәһәр хакимияте бер тапкыр да кабул итмәгән.

Исегезгә төшерәбез, БРИКС берләшмәсенә 18 ел элек нигез салынган иде. Башта составына Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка республикасы керде. Алга таба бу әгъзалар исемлеген Мисыр, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны һәм Эфиопия тулыландырды.