ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казан Татарстан Рәисе Кубогына суга сикерү буенча ярышларны кабул итәчәк

0

Агымдагы елның 3-7 ноябрендә Татарстан башкаласында Спортның су төрләре сараенда ТР Рәисе Кубогына суга сикерү буенча халыкара ярышлар узачак. Бу хакта вакыйганы оештыручылар хәбәр итә.

Ярышларда катнашучылар арасында Россиянең 18+ өлкәннәр категориясендәге иң көчле спортчылары булачак. Бу, аерым алганда, өч тапкыр Европа чемпионы, ике Олимпия уеннарында катнашучы Никита Шлейхер, Дөнья кубогының көмеш призеры Александр Белевцев, өч тапкыр Европа чемпионы Екатерина Беляева, Европа чемпионатының бронза призеры Илья Молчанов, Европа чемпионы Ульяна Клюева, Россия чемпионнары Глеб Касьянов һәм Григорий Иванов.

Моннан тыш, ярышларда 14-16 яшьлек яшүсмерләр, шулай ук 12-13 яшьлек Россия беренчелеге җиңүчеләре һәм призерлары катнашачак.

Ярышлар ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында метрлы трамплин, 3 метрлы трамплин һәм 10 метрлы каланчадан индивидуаль сикерү, 3 метрлы трамплиннан һәм 10 метрлы каланчадан синхрон сикерүдә, өч метрлы трамплиннан һәм 10 метрлы каланчадан катнаш синхрон сикерү буенча уздырылачак. Барлыгы 26 комплект медаль уйнату планлаштырыла.

Көн саен Татарстан Рәисе Кубогының финал өлеше «ВКонтакте» социаль челтәрендә Россия Суга сикерү буенча федерациясе бергәлегендә туры эфирда трансляцияләнәчәк.

Суга сикерү буенча халыкара «Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы» ярышлары World Aquatics кагыйдәләре буенча 2018 елдан башлап Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Спорт министрлыгы, шулай ук Россия Суга сикерү Федерациясе ярдәме белән үткәрелә. Чараны үткәрүнең төп максаты – әлеге спорт төрен популярлаштыру, үстерү һәм балаларны суга сикерү дәресләренә җәлеп итү.

Тамашачылар өчен ярышларга керү түләүсез булачак. Ачылу тантанасы 3 ноябрьдә 15 сәгатьтә була. Кичләрен һәр көнне җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уздырылачак.