ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Россия төзелеш һәм ТКХ министрының элеккеге урынбасары Юрий Рейльян вафат булган

0

РФ төбәкләр үсеше министры урынбасары, шулай ук Россия төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары вазифаларын биләгән Юрий Рейльян 60 яшендә вафат булган. Бу хакта аның кызы Кристина Рейльян хәбәр итте.

«Әтиемнең йөрәге тибүдән туктады. Кызганыч, ул бик иртә китте, әмма ул безгә бик күпне бирде, күп эшләде, күп сөйләде, ә тагын да күбрәкне эшләргә өлгермәде», - дип язган ул Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә (Россиядә экстремистик оешма дип табылган һәм тыелган Meta корпорациясенә карый).

Юрий Рейльян 1964 елның 14 августында Сочида туган. СССР Саклану министрлыгының Хәрби Кызыл байраклы институтын тәмамлаган. Алга таба юрист булып эшләгән, төзелеш компанияләрендә җитәкче вазифалар биләгән. 2007-2009 елларда – миллиардер Олег Дерипасканың «Базовый элемент» компаниясе идарәче директоры. 2009 елда - «Трансстрой» проект-төзелеш компаниясе генераль директоры.

2009-2013 елларда – РФ төбәкләр үсеше министры урынбасары. Әлеге вазифаны биләгәндә, Рейльян Татарстанга да еш килә. Әйтик, 2010 елда ул Казанның ИТ-паркында була, ә 2012 елда Татарстанның элеккеге төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм элеккеге яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов белән 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын оештыручы шәһәрләр, шул исәптән Казанның спорт инфраструктурасын үстерү хакында фикер алыша.

2013-2016 елларда – РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары. Федераль һәм төбәк хакимияте органнары, Олимпия объектлары төзү мәсьәләләре буенча «Олимпстрой» дәүләт корпорациясе эшен координацияли.

2016 елның июненнән 2019 елның сентябренә кадәр Юрий Рейльян Россия тимер юлларының иң зур подрядчыларыннан берсе саналган «Спецтрансстрой» ҖЧҖ милектәше була. 2020 елның гыйнварында Россия тимер юллары «төзелеш подряды килешүләре буенча йөкләмәләрне үтәмәү яки тиешенчә үтәмәү» аркасында компаниягә 1,5 миллиард сумлык шикаять бирә.

2021 елның июнендә РФ Президенты Владимир Путин Россия Хөкүмәтенә һәм Россия тимер юлларына БАМ һәм Транссебер магистрален киңәйтү срокларын өзүдә җаваплы вазифаи затларны табарга куша. 2021 елның ноябрендә Рейльян кулга алына. 2024 елның апрелендә «Коммерсантъ» газетасы аның, каты авыру сәбәпле, суд производствосында вакытлыча катнашмавы хакында хәбәр итә.