ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Марс Тукаев: Фаҗига килгәндә дә берләшә алучы милләт икәнебезне бөтен дөньяга күрсәттек

0

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев төрле төбәкләргә барып, милләттәшләребезгә ярдәм итәргә тырышуларын искәртте. Бу хакта ул Бөтенроссия татар журналистлары форумы ачылышында сөйләде. Форумны Бөтендөнья татар конгрессы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә оештыра.

«Узган ел без Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән 144 көн сәфәрдә булганбыз. Сабантуй, «Татар кызы» кебек халыкара дәрәҗәдәге бәйрәмнәр безне берләштерә, ләкин без үзебезнең соңгы ике елда бәйрәмнәрдә генә түгел, авырлыклар, фаҗига килгәндә дә берләшә ала торган милләт икәнебезне бөтен дөньяга күрсәттек», - диде ул форумда.

Марс Тукаев узган ел 7 май кичендә Курган өлкәсендә Эчкен (Йолдыз) авылында янгын чыгып, авылның бер өлеше генә калганын, җиде кеше һәлак булганын әйтте. «Шул төнне үк халкыбызга мөрәҗәгать иттек. Беренче тапкыр Васил Габтелгаязович белән барган вакытта халык дошманга караган кебек карады. Күзләрендә өмет юк иде. Йорт урыннарында һаман да күмерләр пыскып ята иде. «Әйдәгез, ярдәм кулын сузыйк!» – дип, татар халкына мөрәҗәгать иттек», - диде Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.

Аның әйтүенчә, Владивостоктан, Камчаткадан Калининградка кадәр барлык оешмалар, эшмәкәрләр ярдәм кулын сузарга ашыккан.

«Беренчеләрдән булып Башкортстанда яшәүче Фәнир ага Галимов җирле халыкка йорт салып чыкты, башка төбәкләр дә бер-берсе белән ярыша-ярыша йортлар төзеде. Татарстан Рәисенә рәхмәт, «Татнефть» ширкәте аша йортлар төзетте. Бер ел дигәндә, шөкер, Йолдыз авылы яңадан күтәрелде. Янгыннан соң башка төбәкләргә, шәһәрләргә киткән кешеләр дә яңадан авылга кайта башладылар», - дип билгеләп үтте ул.

Шулай ук, быел язын берничә төбәктә су баскан иде. «Су басу Оренбург өлкәсеннән башланды, өлешчә Ульяновск, Төмән, Омск өлкәләрендә булды. Су баса башлагач та бардык, зур йөк машиналары белән ярдәм юлладык. Беренче тапкыр барган вакытта: «Нишләп йөрисез инде монда», - дигән кебек, безгә дошманнарга караган кебек карадылар. Күзләрендә бөтенләй өмет уты юк иде», - дип искә алып сөйләде ул.

«Омск шәһәреннән төньякка 550 чакрым барырга кирәк, аның 120 чакрымында асфальт юл юк. Шунда да милләттәшләребез яшәп ята, бик күп татар авыллары бар һәм аларның күбесе су астында калган. Газ кермәгән, морҗалары җимерелеп төшкән, утыннары агып киткән. Биш тапкыр барып, аларга ярдәм кулын сузганнан соң, соңгы тапкыр барганда шундагы бер апа күз яшьләре белән рәхмәт әйтте, бөтен авыл халкы кул чабып, аны хуплады», - диде Марс Тукаев.

Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары мондый күренешләрнең рухи ләззәт бирүен әйтте.

«Йөргәннәребез бушка түгел икән, дигән нәтиҗәгә киләсең. Алай гына да түгел, авыл халкы бергә җыелып: «Әйдәгез, үзебезнең мәктәпкә Габдулла Тукай исемен бирик», - дигән инициатива белән чыкты. Киләсе елда Әшеван мәктәбе алдына Габдулла Тукай һәйкәлен куярга теләк белдерделәр. Ул тормышка ашса, Себер җирлегендә Тукайга куелган беренче һәйкәл булыр иде. Авылның 800 еллыгын да бәйрәм итәргә ныклап әзерләнәбез. 2026 елда Омскида федераль Сабантуй узачак, бу бәйрәм нур өстенә нур булыр, Аллаһ бирса. Бердәмлегебезне саклап, бер-беребезгә терәк булып, кирәк булып яшәргә насыйп булсын», - диде ул.