ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Мәскәүдә студент-медиклар Ренат Акчуринны искә алды

0

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Мәскәүнең әйдәп баручы медицина югары уку йортлары студентлары белән очрашу Россия Фәннәр академиясе академигы Ренат Акчурин истәлегенә бер минут тынлык белән башланып китте. Бу хакта Тулы вәкаләтле вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Фәннәр академиясе академигы, медицина фәннәре докторы, профессор, кардиохирург Ренат Акчурин 2011 елдан вәкиллек каршында оештырылган Табиблар клубын җитәкләгән. Ул озакка сузылган авырудан соң 6 октябрьдә 78 яшендә вафат булды.

Татарстан студентлары һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән татарлар белән ТР вице-премьеры — ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, шулай ук Тулы вәкаләтле вәкиллек каршындагы Табиблар клубы әгъзалары — медицина фәннәре кандидаты Алия Капкаева һәм медицина фәннәре докторы Ринат Богданов очрашты.

Равил Әхмәтшин Табиблар клубы, ул оештырган очрашулар, Татарстанга һәм Кырымга барып эшләү, танылган табиблар турында сөйләде.

Марсель Миңнуллин үз чиратында сәламәтлекне саклауның заманча технологияләрен тәкъдим итте, Татарстанда бу өлкәнең торышы турында сөйләде. Ул республикада булган диспансерлаштыру вариантларына һәм медицина хезмәткәрләренә социаль ярдәм чараларына тукталды.

Әңгәмә ахырында студентлар Мәскәү, Казан һәм Чаллыда әйдәп баручы хастаханәләрдә практика узу мөмкинлегенә кагылышлы сораулар бирде.