ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Чаллының Гали Акыш исемендәге лицей укучылары «Татар-информ» белән танышты

0

Чаллының Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатының медиа-класс укучылары «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы эшчәнлеге белән танышты. Лицейда мондый класслар быел гына ачылган һәм алар татар журналистикасы дөньясына беренче адымнарын Татарстан журналистлары эшли торган «Татмедиа» бинасы белән танышудан башлады.

«КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты ярдәме белән берлектә быел Чаллының Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатында беренче медиа-класслар ачтык. Бу сыйныфларда татарча укучы 6нчы, 7нче, 10нчы сыйныф балалары өчен Институт һәм «Татмедиа» бинасында очрашулар оештырылды. Бу очрашулар әле танышу максатыннан гына, киләчәктә ел дәвамында төрле журналистлар белән очрашулар, дәресләр планлаштырылды», – дип сөйләде КФУ мөгаллиме Раилә Хаялиева.

48 укучыдан торган төркем Татарстан Республикасының мәгълүмат агентлыгы «Татар-информ»да булды. Агентлыкның татар редакциясе мөхәррире Алёна Низамова лицей укучыларына бүгенге татар журналистикасы, көндәлектә очрашкан үзенчәлекле очраклар, укучыларга интернетта кызыклы булган темалар, сайтлар өчен языла торган текстлар төзелеше, «Интертат» сайтында яшьләр өчен махсус булдырылган «ЯшьТИ» рубрикасы турында сөйләде. Медиа-сыйныфларда укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде.

Бу очрашуда яшьләрне журналистларның блогерлардан аермасы, журналистларның хезмәт хакы, «Татар-информ» мәгълүмат агенлыгында эшләүнең өстенлекле яклары, нейросеть белән эшләү, интервью жанры, үзләре язган текстларны кайда һәм ничек юллау мөмкинлекләре, текстларны мәгълүмат агентлыгы стандартларына ярашлы итеп язу үзенчәлекләре, редакцияләрдә читтән торып эшләү мөмкинлекләре кызыксындырды.

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең PR-директоры Ләйсән Сафина журналист булырга теләге булган татар яшьләрен төрле редакцияләр белән таныштырды. Басмаларның үзенчәлекләрен аңлатты.