ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казахстанның Семей шәһәрендә «Көзге Иртыш моңнары» Халыкара татар сәнгате фестивале була

0

25-27 октябрьдә Казахстан Республикасының Семей шәһәрендә «Көзге Иртыш моңнары» XXV Халыкара татар сәнгате фестивале була. Ул Казахстанның күренекле рәссамнарыннан берсе Камил Муллашевка 80 яшь тулуга багышлана, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

Фестиваль вокал жанры, инструменталь жанр, бию жанры, рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать, сөйләм жанры номинацияләре буенча үтә.

Бәйгенең максаты – татарларның милли, мәдәни традицияләрен үстерү һәм пропагандалауга ярдәм итү, аларның үзенчәлекле музыкаль, хореография, декоратив-гамәли сәнгать һәм әдәбиятын популярлаштыру, диелә хәбәрдә.