ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстан илкүләм проектларны матбугатта искә алу буенча биш алдынгы төбәк арасына керде

0

Татарстан Республикасы август өчен илкүләм проектларны гаммәви мәгълүмат чараларында искә алу буенча Россиянең 5 лидер төбәге арасына керде. «Медиалогия» шундый мәгълүматлар китерә.

Республиканың медиаиндексы 42 505,7 балл тәшкил итте. Беренче бишлеккә шулай ук Мәскәү өлкәсе, Мәскәү шәһәре, Башкортстан Республикасы һәм Краснодар крае керде.

Хәзерге вакытта Татарстанда 13 илкүләм проект («Сәламәтлек саклау», «Имин һәм сыйфатлы юллар», «Демография», «Кече һәм урта эшкуарлык» һ.б.) гамәлгә ашырыла.

Моннан тыш, «Татар-информ» искә алыну буенча республика рейтингы башында тора.

Элегрәк муниципаль актлар регистрын тутыру буенча Татарстанның Идел буе федераль округында әйдәп баруы хакында хәбәр ителгән иде.