ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Путин Антоновны Россиянең АКШтагы илчесе вазифасыннан азат итте

0

Россия Президенты Владимир Путин үзенең указы белән Россиянең АКШтагы илчесе сыйфатында эшен тәмамлаган Анатолий Антоновны әлеге вазифадан азат итте.

«Антонов Анатолий Ивановичны Россия Федерациясенең Америка Кушма Штатларындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе һәм бер үк вакытта Россия Федерациясенең Америка дәүләтләре оешмасы каршындагы даими күзәтүчесе вазифаларыннан азат итәргә», - диелә хокукый актлар порталында урнаштырылган документта.

Антонов 2017 елның августында Россиянең Вашингтондагы илчесе вазифасында Сергей Кислякны алыштырды. 5 октябрьдә дипломат, агымдагы елның җәеннән фаразланганча, әлеге вазифада эшен тәмамлады һәм икенче көнне Россиягә кайтты.