ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Чувашия мөселманнары ярдәм сорый: «Болгар» мәчетенә кеше сыймый, янкормага акча кирәк

0

Чувашия Республикасы башкаласы Чабаксарның «Болгар» мәчетендә намаз укыганда барлык кешегә дә урын җитмәү сәбәпле, янкорма төзи башлаганнар. Җирле мөселманнар төзелеш өчен ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

«Күңелне борчыган мәсьәлә – мәчетнең бераз кечкенә булуы. 20 ел элек бу бина бөтен булган шартларны үтәгән. Ләкин бүгенге көндә мәчетебез 200ләп кешене сыйдырса, урамда тагын 250ләп кеше намаз укый. Шуңа күрә, урамда калган кешеләргә дә намаз укырга урын булсын өчен, ниятләп, янкорма төзи башладык. Ул Татарстанда, бәлки, гадәти хәл булып күренәдер. Монда ул безнең өчен искиткеч зур эш булып тора», - диде «Татар-информ»га мәчетнең имам-хатыйбы Хәбир хәзрәт Ханов.

Хәзрәт Татарстанда булган мөселман кардәшләргә мөрәҗәгать итте. «Үзегезнең өлешегезне кертә алсагыз, зур ярдәм булыр иде. Кем ислам динендә мәчетләр күтәрүдә үзенең өлешен кертеп калдыра – ул аңа гомерлек инвестиция булып тора. Бу бина эшли, әле монда кеше йөри, син теге дөньяга китеп барсаң да, ул әле дистәләгән еллар буе гүреңә нур сибеп торачак», - дип аңлатты ул.

«Бу бина – Аллаһы Тәгаләне мактауда, олуглауда, ислам динебезне үстерүдә, татар халкының рухи идеясен, бердәмлекне югалтмауда өлеш кертеп торган зур чара. Үзен татар, мөселман дип исәпләгән һәр кеше күңеле белән Татарстан өчен генә түгел, Татарстаннан читтә булган халкы, милләттәшләре өчен кайгырып торырга тиеш. Без – бердәм фикерле, көчле милләт. Дин, милли йолалар аша үзебезнең милли, рухи бердәмлегебезне ныгытып тору – безне тагын да көчлерәк, булдыклы милләт икәнлекне күрсәтү өчен чынбарлыкта да зур форсат», - диде мәчетнең имам-хатыйбы.

Хәзерге вакытта янкормада эретеп ябыштыру эшләре бара. «Монда 300 дән артык кешегә намаз укырга урын әзерләнә. Янкорманың нигезен ныгытып эшләргә, җылы идән ясарга планлаштырабыз. Кышын да җылы булсын өчен дип, җиренә җиткереп эшләргә ниятлибез. Ә әлегә эше күп, эш гөрли», - диде Чувашия мөфтиенең беренче урынбасары Ильяс хәзрәт Сафиянов.

Ул эшчеләргә, материалларга акча сәдака хисабыннан түләнүен әйтте. «Җыелган хәтле тапшыргач, алар эшли. Кышка кадәр өлгертергә телибез. Халыкның намазны урамда укуы уңайсызлык тудыра. Сынау – яхшы әйбер, әмма җомга намазына килгән саен чирләп кайту да дөрес булмас. Биш вакыт намазга 50-60 кеше йөри. Бу – зур сан. Мәсәлән, җомга намазында, Гает көнне мәчетнең урамдагы бөтен территориясе намаз укучылар белән тула», - диде хәзрәт.

«Чувашиядә татарлар бай бит, нигә ярдәм итмиләр, дигән сорау туарга мөмкин. Аллаһка шөкер, ярдәм итеп торалар. Чувашиядә 40 мәчет бар. Хәзерге вакытта республикабызда 7 мәчет төзелә. Чувашия татарлары гына моны күтәрә алмый. Барлык милләттәшләребезгә мөрәҗәгать итәбез. Алар да килеп, күреп, ярдәмнәрен күрсәтсә, рәхмәтле булыр идек. Чувашиядә 7 мәчет төзелгәнгә күрә халкыбыз җиңеп бетерә алмас, бөтен көч-куәт Аллаһы Тәгаләдән», - диде Ильяс хәзрәт Сафиянов.

  • Чабаксарның «Болгар» мәчете янкормасын төзү эшендә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен. Саклык банкы счеты: 2202 2061 4072 7632
  • «Мәчеткә хәйрия» дип язарга.