ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Һава торышына да карамастан, бөртеклеләрдән лаеклы уңыш җыелды

0

Быел Татарстанда 3,8 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алырга ниятлиләр. Бөртекле культуралар 1,3 миллион гектар мәйданда суктырылган, тик әле ашлыкка кукуруз җыясы калган. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Алмаз Гамиров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Быел игенчеләр өчен һава шартлары катлаулы булды – язгы кыраулар һәм бөртеклеләр чәчәк аткан чорда эссе һава торышы, озак дәвам иткән яңгырлар һәм аларның хәзер булмавы. Боларның барысы да тармакта чагылыш тапты һәм кайбер проблемалар килеп туды. Әмма шуңа да карамастан бөртеклеләрдән 3,7 миллион тоннага якын уңыш җыеп алуга ирештек, уңыш гектарыннан уртача 27,9 центнер тәшкил итте», - диде Гамиров.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта 165 мең гектар мәйданда рапс суктыру дәвам итә. Бүгенге көндә 156 мең гектарда уңыш җыеп алынган, уңыш гектарыннан уртача 19,5 центнер тәшкил итә.

Моннан тыш, комбайнчылар көнбагыш суктыра. Аны 212 мең гектар мәйданда җыеп аласы бар. Әлегә көнбагыш 103 мең гектарда суктырылган, бер гектардан 22,6 центнер уңыш чыга.

Шулай ук шикәр чөгендере алу дәвам итә. Быел ул 55,6 мең гектар мәйданда чәчелгән. Бүгенгә 33,7 мең гектарда уңыш җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 457 центнерга җитә. Республикада 2 миллион тоннадан артык татлы тамыр казып алырга ниятлиләр.