ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Яшел Үзәннән өч дус Чаллыда контракт имзалады: Алгы сызыкка – дуслар белән

0

РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзү өчен, Чаллыга Россиянең башка шәһәрләрендә яшәүчеләр дә килә. Кайвакыт үзләре генә дә түгел. Әйтик, Яшел Үзәннән өч дус гамәлдәге армиягә бергәләп юл тотарга карар кылган. «Ничек инде бездән башка? Анда без җитмибез», - дип аңлатты алар.

Кок кушаматлы хәрби махсус операция зонасында булган инде, ул контракт срогы тәмамланганчы шунда хезмәт иткән. Ял иттем, дип шаяртты ул, хәзер кире китәргә дә була. Ул туганнарына үз карары хакында шунда ук хәбәр иткән.

«Мин башта алар белән киңәшләштем – барыргамы, әллә юкмы? Алар: «Үзең уйла!» - диде. Менә уйладым, ә алар мине хуплады. «Без инде 100 процент барабыз, ә син уйла әле», - ди дуслар. Әгәр дуслар бара икән, бергә күңеллерәк булачак», - дип сөйләде хәрби.

Кок Яшел Үзәндә яши. Чаллыга исә Саклану министрлыгы белән контракт төзү өчен ике дусты белән бергә килгән. Алар бергә хезмәт итәрбез, дип өметләнә.

«Без Яшел Үзәннән өчәү килдек. Менә контракт имзаларга уйладык. Безнең дә үз кураторыбыз бар. Дуслар белән килдек, контракт төзедек. Барысы да яхшы», - дип искәртте ул.

Дуслар Чаллыга иртән килүләрен әйтте. Аларны шунда ук 7нче поликлиникага медицина тикшерүе узарга алып киткәннәр. Табибларга чиратсыз кергәннәр, аларны медицина хезмәткәре озатып йөргән.

Татарстанда контракт имзалаучыларга бер тапкыр 2 миллион сумга якын акча түләнә. Документлар тутыру һәм медкомиссия узу бер көн вакытны ала. Алгы сызыкка китәр алдыннан егетләр хәрби әзерлек уза, аларга кирәк-яраклар, киемнәр бирәләр.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Эльмира Гайнетдинова катнашында әзерләнде.