ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында Татарстанда 2 млн агач утыртканнар

0

Татарстан Республикасында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында 2 миллион үсенте утыртылды, дип хәбәр итте Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы.

«Гомумән алганда, Татарстан Республикасы буенча волонтерлар бүген 600 гектар мәйданда 2 млн данә үсенте утырттылар. Акциягә 20 мең кеше кушылды. Акция Биектау, Питрәч, Лаеш һәм Яшел Үзән муниципаль районнарында киң колач белән узды», диелә бу хәбәрдә.

5 октябрьдә узган ациянең үзәк мәйданчыгы «Зәңгәр күлләр» МСТТ участогы булды. Биредә 250 данә Европа чыршысы һәм гади миләш үсентесе утыртылды. Акциядә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Шәһәр яны, Яшел Үзән урманчылыклары, Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы һәм Яшел Үзән сынау урман хуҗалыгы белгечләре катнашты.

«Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан агач утырту акциясе 2010 елдан бирле үткәрелә. Бу көзге акция инде 28 нчесе. Һәр чара барышында ел саен 500-600 гектарда яңа урманнар булдырабыз. Бүген бөтен республика буенча агач утырту өчен 170 мәйданчык сайлап алынган», – ди ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов.

Бер үк вакытта әлеге мәйданчыкта «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау республика акциясе кысаларында урман фонды җыештырылды.

«Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясен РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, «Хәтер бакчасы» АКО һәм «Экосистема» Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте оештыра. Аның максаты – 70 млн агач утырту, дип хәбәр итә ведомство.