ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстан һәм Красноярск крае композиторлары музыкасы бер сәхнәдә яңгыраячак

0

Татарстан Республикасы композиторлар берлегенең концертлар залында бүген, 10 октябрьдә, Татарстан һәм Красноярск крае композиторлары музыкасы очрашачак.

«Ике берлек композиторларының уникаль очрашуы «Татарстан Республикасы композиторлар берлегенең 85 еллыгына» дип аталган концерт программасы буларак тәкъдим ителә», дип хәбәр итә Композиторлар берлегенең матбугат үзәге.

Программада Алсу Абдуллина (фортепиано), Ильяс Камал (виолончель, кыл-кубыз), Андрей Лукьянец (фортепиано) чыгышлары көтелә.

Концертта В. Пономарёв, Е. Филатова, И. Юдин, А. Михель, А. Лукьянец, Р. Яхин, Н. Җиһанов, Р. Кәлимуллин, И. Камал, А. Монасыйпов, А. Абдуллина көйләре яңгыраячак.

ТР Композиторлар берлеге Казан шәһәренең Лобачевский урамындагы 10 нчы йортында урнашкан. Концерт 18.30 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.