ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Чардаклы мәктәбе укытучысы «Ульяновск өлкәсенең иң яхшы остазы» исеменә лаек булды

0

«Өмет» газетасында «Ульяновск өлкәсенең иң яхшы остазы» дигән язма чыкты.

Чардаклы бистәсе 2 нче мәктәбе директорының укыту-тәрбия эше буенча урынбасары Мансур Садыков «Ульяновск өлкәсенең мәгариф сферасында остаз» дип исемләнгән конкурста җиңүче итеп танылды.

Ульяновск өлкә Хөкүмәте тарафыннан оештырылган әлеге конкурс төбәгебезнең югары уку йортлары вәкилләрен һәм укытучы-остазларны бергә җыйды. Горурлыгыбыз чиксез: Мансур Мәзгут улы көчле конкурентларын артта калдырып, бәйгедә җиңү бәхетенә иреште һәм шул рәвешле мәктәбебез, районыбыз данын еракларга таратты.

Мансур Мәзгут улын чын күңелдән котлыйбыз һәм нык исәнлек, педагогик эшчәнлегендә тагын да зуррак уңышлар, рәхмәтле укучылар һәм иҗади максатларын тормышка ашыру өчен көч-дәрт, илһам юлдаш булуын телибез.

Безнең педагогия коллективыбыз әлеге мәртәбәле конкурста дүртенче тапкыр җиңде инде. Үткән елларда Зөлфия Кәмил кызы Бабич та җиңүчеләр исемлегенә кергән иде.

Чардаклының 2 нче урта мәктәбе менә икенче ел инде «Белем бирү оешмасы социаль капиталының үсеш нигезе буларак остазлык системасын оештыру-методик тәэмин итү» программасын гамәлгә ашыру өстендә эшли. Мәктәбебездә остазлык моделе булдырылды, дип хәбәр итә Чардаклының 2 нче урта мәктәбе педагогик коллективы.