ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Төркиядә автобус катнашындагы юл һәлакәтендә Россиянең өч кешесе зыян күргән

0

Төркиядә туристлар утырган автобус катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә Россиянең өч кешесе зыян күргән. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россиянең Антальядагы генераль консуллыгы мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.

Агентлыкка Россиянең дипломатик вәкиллегендә белдерүләренчә, Россиянең 14 гражданинын Даламан шәһәре аэропортына илтүче автобус катнашындагы авария 8 октябрьдә иртәнге дүртләр тирәсендә Мугла провинциясенең Фетхие шәһәре янында булган.

Нәтиҗәдә, Россиянең өч туристы җиңелчә тән җәрәхәтләре алган, аларны якындагы хастаханәгә китереп, медицина ярдәме күрсәткәннәр.

«Зыян күрүчеләрнең берсе Россиягә юл тотты инде, тагын икесе бүген кайтырга ниятли», - дип белдерделәр генераль консуллыкта. Россия дипломатлары вазгыятьне контрольдә тота һәм Төркия хакимияте вәкилләре, туроператорлар, иминият компанияләре белән даими элемтәдә тора.