ru24.pro
Tatar-inform.tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Депутат балаларны дәвалау өчен «Антикариес» программасын кайтарырга тәкъдим итте

0

Депутат Фадбир Сафин балаларның тешләрен дәвалау өчен «Антикариес» программасын кире кайтарырга һәм көмәнле хатын-кызларга «бер тәрәзә» принцибы буенча медицина тикшерүен узу мөмкинлеген бирергә тәкъдим итте. Парламентарий ТР Дәүләт Советының дүртенче утырышында шундый инициативалар белән чыгыш ясады.

«2017 елга кадәр «Антикариес» программасы бар иде, аны кире кайтарырга тәкъдим итәм. Балаларда кариесны дәвалау проблемасы бар», - диде Сафин.

Аның сүзләренчә, балалар стоматологиясендә «тере чират» тәртибендә ашыгыч ярдәм алырга мөмкин. Берничә көн эчендә, әйтик, вакытлы пломба урнаштырганнан соң баланы икенче тапкыр кабул итәргә тиешләр, әмма табибка язылу җиңел түгел.

«Ни өчен рекомендация бирүче табиб пациентны кабат кабул итүгә үзе яза алмый? Яки пациент шунда ук теркәү бүлегендә языла алмый? Нәтиҗәдә, пациентлар түләүле стоматологиягә бара һәм шактый зур суммада акча чыгарып салырга мәҗбүр була», - дип искәртте депутат.

Сафин элегрәк көмәнле хатын-кызларның поликлиникада бер тапкыр күренгәндә медицина тикшерүе узу мөмкинлеге булуын, ә хәзер мондый мөмкинлек юклыгын әйтте.

«Авырлы хатын-кыз Дәүләт хезмәтләре порталы аша терапевтка языла. Табиб анализларга һәм тар белгечләргә юлламалар бирә, аларга да язылырга кирәк. Пациент поликлиникага берничә тапкыр килергә, эштән сорарга, табибларга гомуми чиратта торырга мәҗбүр», - дип искәртте ул.

Нәтиҗәдә, күп кенә хатын-кызларга медицина тикшерүен акча түләп узарга туры килә, диде парламентарий.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге тәкъдимнәрне игътибарга алырга кушты.

«Мөрәҗәгатьне тиешле министрлыкларга юлларга, без Дәүләт Советының чираттагы утырышында мәсьәләнең ничек хәл ителүе һәм нинди перспективалар барлыгы турында мәгълүмат бирү өчен кабул ителгән чаралар турында җавап сорарга кирәк», - дип белдерде ул.